Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Камада җәмәгать транспортының эш расписаниесе
31 декабрьдә автобуслар эш көне расписаниесе буенча хәрәкәт итәчәк.
Яңа ел бәйрәм көннәрендә Түбән Камада шәһәр халкының ихтыяҗларын исәпкә ала торган җәмәгать транспорты хәрәкәтенең махсус графигы гамәлдә булачак. Аны шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте бастырды.
31 декабрьдә автобуслар эш көне расписаниесе буенча, 1 гыйнварда — якшәмбе графигы буенча, ә 2-10 гыйнварда — шимбә расписаниесе буенча эшләячәк. Халыкка уңайлы булсын өчен 31 декабрьдә бәйрәм салютыннан соң 22:00 сәгатьтә 30 һәм 30А санлы автобус маршрутлары буенча өстәмә рейс оештырылачак.
Трамвай рейслары саны 31 декабрьдә барлык маршрутлар буенча 1-2 гә озайтылачак. 1 һәм 2 гыйнварда трамвайлар махсус график буенча йөриячәк: 2 нче маршрут — 10-20 минут аралыгында, 6 нчы маршрут — һәр 20-25 минут саен, 7 нче маршрут бу көннәрдә эшләмәячәк.
3 гыйнварда трамвайлар ял көннәре расписаниесенә күчәчәк, ә 4 гыйнвардан гадәттәге хәрәкәтен яңартачак. Махсус режим 6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә гамәлдә булачак, ул вакытта трамвайлар тәүлек буе 20-25 минут аралыгында йөриячәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев