Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Кама паркларында концертлар һәм конкурслар узачак

Шәһәр халкы өчен саф һавада төрле чаралар әзерләнгән.

Түбән Камада яңа ел каникулларында нәрсә белән шөгыльләнергә? Шәһәр халкы өчен саф һавада төрле чаралар әзерләнгән.

3 гыйнварда Тукай паркында түбәнкамалыларны «Снежинки-смешинки» музыкаль-күңел ачу программасы көтә. Башлана сәгать 10 да. 11 сәгатьтә «Велики» паркында Яңа ел эстафетасы башлана, ә 14 сәгатьтә шәһәр халкын «Гаилә» паркына уеннарга чакыралар.

4 гыйнварда 11 сәгатьтә «Велики» паркында спорт-тарихи фестивале старт ала, 14 сәгатьтә түбәнкамалыларны Тукай паркына «Снежные развлекушки» уеннарына чакыралар. Ә 12 сәгатьтән «Гаилә» паркында хәрәкәтле уеннар фестивале башлана. 

5 гыйнварда сәгать 10 да шәһәр халкын Тукай исемендәге паркта музыкаль-күңел ачу программасына, 11 сәгатьтә «Велики» паркына һәм Кама яр буена чакыралар. 12 сәгатьтә «Гаилә» паркында уеннар, конкурслар һәм эстафеталар белән «Новогодний валенок» программасы башлана.

Раштуа ярминкәсе 6 гыйнварда 12 сәгатьтә «Гаилә» паркында булачак. Түбәнкамалыларны халык уеннары, күңел ачулар, колядкалар көтә.

Раштуада шәһәр халкы өчен «Велики» паркында бай программалы чара оештырыла. Башлана 11 сәгатьтә, ә 16 сәгатьтә Тукай паркында концерт программасы башлана. 

8 гыйнварда Түбән Кама халкы һәм кунаклары өчен «Велики» паркында, «Семья» паркында һәм Лемаев мәйданында программа әзерләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев