Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Яман шеш – хөкем карары түгел: Түбән Каманың «Мы вместе – Без бергә» төркеме әгъзалары үз авыру тарихлары белән уртаклаштылар

Бүген Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне уңаеннан, «Мы вместе – Без бергә» төркеме активистлары үзләренең дәвалаучы табибларын котладылар, шулай ук онкология белән көрәшүче шәһәрдәшләр белән очрашып, тәҗрибәләре һәм авыруны җиңү юллары турында сөйләделәр.

«Мин рак белән авырдым, әмма аннан курыкмадым. Аллага шөкер, без бу чирне җиңеп киләбез. Безнең җитәкчебез Елена Мусаевага зур рәхмәт. Ул безне берләштерә, төрле киңәшләр бирә, хастаханәгә йөрергә ярдәм итә. Кирәкле табиблар да һәрвакыт янәшәбездә», — дип белдерде «Мы вместе – Без бергә» төркеме активисты Сәгыйдә Гыйләҗева.

Активистлар фикеренчә, мондый очрашулар кешеләргә өмет һәм ышаныч бирә. Алар киләчәктә яман шешкә каршы нәтиҗәле дарулар табылсын, ә дөньяда беркем дә бу авыруга дучар булмасын иде дигән теләк белдерделәр.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев