Ялларда Татарстанда температура +29 градуска кадәр күтәрелә, бераз яңгыр яварга мөмкин
Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, августның өченче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасына туры киләчәк.
Алдагы ялларда Татарстанга кыска вакытка булса да эссе һава торышы кире кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Буген, 22 августта, республика территориясе аша атмосфера фронты узачак. Шуның аркасында урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә, 23 августта, Татарстан башта көньяктан килгән циклонның фронталь бүленеше, аннары аның җылы секторы йогынтысына дучар булачак. Көньяк һәм көньяк-көнбатыш һава агымнары төбәккә җылы һава алып килер дип көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +23..+28 градуска кадәр күтәрелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, көндез секундына 16 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Якшәмбе, 24 августта, кайбер урыннарда шулай ук бераз яңгыр һәм җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Төнлә һава температурасы +14..+19 градус, көндез +24..+29 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 26 августта, төбәк аша салкын атмосфера фронты узачак. Ул төрле интенсивлыктагы яңгырлар алып киләчәк, урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә.
Сишәмбе, 26 августта, атмосфера фронты көнчыгышка китү һәм атмосфера басымы күтәрелү белән явым-төшем туктый. Температура янә түбәнәя — көндез термометрның терекөмеш баганасы +19..+24 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Шул ук вакытта, синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, августның өченче декадасында Татарстанда һава температурасы климат нормасына туры киләчәк. Җәй азагында ул тулаем алганда республика өчен +16 градуска тигез.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев