Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ялларда Татарстанда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә

Бъген һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.

Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», — дип кисәтә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һава температурасы майның соңгы декадасында нормадан 6 градуска югары була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев