Ялларда Татарстанда −18 градуска кадәр суыта
Татарстанда аномаль җылылыктан соң һава температурасының түбәнәюе көтелә.
Татарстанда аномаль җылылыктан соң һава температурасының түбәнәюе көтелә. Бу төньяк-көнбатыштан күчүче антициклон белән бәйле, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Әйтик, җомга һәм шимбә, 6-7 декабрьдә, болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы −13..-16 градус тәшкил итә, аязган вакытта −16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез термометрның терекөмеш баганасы −9..-3 градусны күрсәтәчәк.
8 декабрьдә төнлә явым-төшем көтелми, шулай да көндез Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якыная, ул бераз кар алып киләчәк. Төнлә һава температурасы −14..-9 градус, аязган вакытта −18 градус, көндезге сәгатьләрдә −10..-5 градус тәшкил итәчәк.
Якынча фаразлар буенча, дүшәмбе бераз кар ява, ә сишәмбедә төбәк актив атмосфера фронты йогынтысына эләгәчәк — кар фаразлана, аерым районнарда буран һәм көчле җил күзәтелергә мөмкин. Термометрның терекөмеш баганасы төнлә −10..-5 градус, көнчыгыш районнарда −14 градус, көндез исә −7..-2 градусны күрсәтәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев