Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасы нормадан 4-6 градуска югарырак булачак
Җил көнбатыштан исәчәк.
Ял көннәрендә Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4-6 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Шимбә көнне Татарстанда температура +4тән +6 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында термометр баганалары +7..++9га кадәр күтәреләчәк», — диде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук төбәктә бу көнне яңгыр явачак.
Якшәмбе көнне республикада явым-төшем көтелми. Көндез температура +3...+5 градус булачак.
«Шимбә көнне дә, якшәмбе көнне дә Татарстанда, шул исәптән республика башкаласында да, җил көнбатыштан исәчәк, әмма көчле түгел — секундына 1-3 метр тизлек белән», — дип билгеләде синоптик.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев