Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Якыннарыбыз, сезнең өчен!»: Түбән Кама газеталары язылу марафонын башлап җибәрде

Аның кысаларында 2023 елның икенче яртыеллыгына якыннарыңны, әти-әниләрне, әби-бабайларны яздырырга мөмкин.

НТР медиахолдингы газеталарына язылу кампаниясе дәвам итә. 24 апрельдә «Нижнекамская правда» һәм «Туган як» редакцияләре журналистлары мэриядә булды.

Җитәкчеләр атналык басмаларга үзләре дә язылды, башкалар өчен дә язылу рәсмиләштерде.

«Туган як» — безнең район газетасы. Анда барлык яңалыклар, барлык мәгълүмат һәм кызыклы мәкаләләр бар. Шуңа күрә мин һәрвакыт бу газетага язылам«, — диде Түбән Кама муниципаль районы буенча мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

«Әйе, хәзер социаль челтәрләр һәм телевидение бар, әмма газета — халык белән аралашуның мөһим элементы. Барыгызга да катнашырга тәкъдим итәм: газеталарга үзеңне һәм туганнарыңны яздырып куярга, финанс мөмкинлеге булмаган кешеләргә яки бәйрәм алдыннан ветераннарга бүләк ясарга була», — диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин

«Нижнекамская правда» һәм «Туган як» газеталары «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафонын игълан итә, аның кысаларында 2023 елның икенче яртыеллыгына якыннарыңны, әти-әниләрне, әби-бабайларны яздырырга мөмкин. Социаль учреждениеләрне дә, инвалид балаларны да газета белән сөендерергә була. Язылучылар саны уннан артык булган очракта, редакция газеталарны бер адреска алып китереп бирәчәк.

Газеталарга язылучылар аны бу елның ахырына кадәр укый алачак. 1 июльдән бу басмалар һәркемнең өенә җомга көннәрендә киләчәк.

Газеталарга теләсә кайсы почта бүлекчәсендә язылырга була. Почта аша, газета өйгә килерлек итеп язылганда «Нижнекамская правда» ның бәясе — 777 сум, «Туган як» ныкы — 698 сум.

Моннан тыш, без сезгә альтернатив язылу тәкъдим итәбез. Бу очракта газеталарга ярты елга язылу бәясе — 420 сум.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев