Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Иҗади учак җылысы»на җыелдылар

Бер көндә бер урында алтмыштан артык(!) шагыйрь һәм язучы җыелу очрагын күргәнегез дә булмагандыр?

Тукай исемендәге үзәк китапханә, 6 район һәм 7 әдәби берләшмә вәкилләре катнашында нәкъ менә шундый чара узды. Анда инде дистәләрчә ел Татарстан Язучылар союзы әгъзалары булган, чәчләре чаларган олпат шәхесләр дә, үзләренең 3-4 китапларын бастырып чыгарып исемнәрен танытып өлгергән урта буын вәкилләре дә, яңа гына каләм чарлый башлап, матбугатта беренче шигырьләрен бастырган яшьләр дә бар иде.

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел алар. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт — әдәби хәзинә. «Дуслык күпере» проекты кысаларында узучы «Иҗади учак җылысы» дип исемләнгән зур әдәби чараны Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ә. Фәйзетдинова һәм китапханәче А. Вәлиуллина шундый җылы сүзләр белән башлап җибәрделәр. Рәсимә Нәбиуллина җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары катнашуында эшләнә торган проектлар бихисап күп: «Әдәби тукталыш», «Шәфкатьлелек», «Әдәби кораб», «Ихлас юбилейлар», «Бу — Мин», социаль челтәрләрдә «ШаЯрыш»... 

Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова үз чыгышында килгән кунакларны котлап, шулай ук "Кама таңнары«ның шәһәребезнең мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше турында сөйләде. Аннары сүз ут күршеләребез — Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунакларыбызга бирелде. Чаллы шәһәре җирлегендә яшәп иҗат иткән танылган язучыларыбыз бик күп — Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Айдар Хәлим... Бүген бик нәтиҗәле һәм уңышлы иҗат итүчеләр дә шактый, алар белән Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе урынбасары Валентина Ибраһимова һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина таныштырып уздылар. Декабрь аенда гына Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Айрат Шәйхетдинов һәм аның каләмдәшләре Рушания Гыйләҗева, Гөлнар Әхмәтшина, Кәүсәрия Ямалиева, Фәридә Сәхәбиева, Зөлфия Хәйруллина, Илгизәр Әхмәтханов үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаштылар. Күпләренең шигырьләре җырларга әйләнгән һәм аларны Татарстаннан читтә дә яхшы беләләр. Разиф Дәүләт улы Бикбаулы «Балыкчы» юмористик шигыре белән алкышлар яулады. 

Көйле генә сценарий барышы Мөслим районыннан үзе җитәкләгән егетләр төркеме белән килгән Рүзәл Минһаҗев чыгышыннан соң кинәт үзгәрде. Ул үзе 25 тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, андагы вакыйгаларны үз күзләре белән күргән. Өч ел дәвамында МХО да катнашучы хәрби якташларга үз төркеме белән 52 автомобиль, 36 мотоцикл, 6 күчмә мунча илтеп тапшырган! Аның тирән эчтәлекле, фәлсәфи рух белән сугарылган «Егет без!», «Авыл кешеләре», «Күләгәләр» шигырьләрен; МХОда үз күзләре белән күргән сугышның ачы истәлекләрен һәркем йөрәгенә якын алды. Бер генә эпизод: Лисичанскига килгән көнне алардан еракта булмаган йорт өстендә чит ил ракетасы шартлап 40 хәрби, 5 шәһәр кешесе һәлак булган... Маҗаралы детектив сыман без 14 яшьлек Илназ Морзахановның Рүзәл абыйсының гуманитар йөк төягән машинасына качып утырып барганы, «партизан» рәвештә МХОда ун көн булгач, аннан ничек үзгәреп кайтканы турында хикәясен тыңладык. Ә инде бүген әтиләрсез калган ятимнәр турында язган шигырен ишеткәч, күпләрнең күзләре яшьләнде... Мөслим егетләренең чип-чиста татарча һәм йөрәккә үтеп керә торган җырлары-чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. 

Чистай өязе һәм Чистайда туып-үскән олы, хөрмәтле шәхесләребез бик күп: Г. Исхакый, Н. Дәүли, Р. Ишморатова, Б. Камалов, К. Тимбикова, Г. Кашапов... Тарихи ядкәрләргә бай, әдәби мирасы саллы булган Чистайда бүген «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе бик уңышлы эшләп килә. Түбән Камага да алар иң беренчеләрдән булып, тайгак-бозлы юллардан курыкмыйча килеп җиттеләр. Розалия Шәйхетдинова җитәкләгән берләшмәдә дистә елдан артык каләм чарлап, инде берничә җыентыклар чыгарган шагыйрәләр күп. Алмира Шәрифуллина, Хөрия Низамова, Мәдинә Рәхмәтуллина шундыйлардан.

Алабугадан «Чулман» әдәби берләшмәсен түбәнкамалылар аеруча якын итеп көтте. Чөнки узган ел ук, Кама аръягы әдәби берләшмәләре җитәкчеләре үзара килешеп, «Дуслык күпере» проектын тормышка ашырырга булдылар. Һәм беренче очрашу, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җитәкчелегендә, өч берләшмә катнашында Алабугада узды. Ә бу юлы Тәҗрия Җәләева җитәкләгән «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе шагыйрә Кәдрия Наил, журналист-тәрҗемәче Зөлфия Примакова, китапханә белгече Гүзәл Шәрипова составында бик оешкан чыгыш ясадылар. 

Минзәләдәге «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе районнар арасында иң өлкәне санала. Чөнки аны өч дистә елдан элек Фәнзаман Баттал оештырган була. Хәзер Ф. Баттал исемендәге әдәби премия гамәлгә куелган. Шул премия лауреатларының берсе — Сәхия Афзалованың да иҗаты бик күркәм. Бүгенге көндә Түбән Камада яшәүче, байтак җыр-шигырьләр авторы Инзилә Галиуллина да иҗатка беренче адымнарын "Сибелә чәчәк«тә башлаган. Кама Аланында Илдус Хәйруллин җитәкләгән «Чишмәкәй» әдәби берләшмәсе, әле күптән түгел генә оешкан булса да, шулай ук шактый нәтиҗәле эшли. 

Очрашу йомгакланыр алдыннан сүз, әлбәттә, хуҗаларга — «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе вәкилләренә бирелде. Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Марс Хафизов һәм Фәтхулла Абдуллин әдәбият үсешенә кагылышлы үзләренең төпле фикерләрен әйттеләр: 

— Сары яфрак, беренче мәхәббәт турында гына шигырьләр язып без әдәбиятны алга җибәрә алмыйбыз. Туфан ага Миңнуллин әйткәнчә, «язучының төп максаты — халыкка хезмәт итү», безгә шул турыда онытмаска кирәк, — дип ассызыклады Фәтхулла абый.

«Иҗади учак җылысы» нда катнашканнар барысы да үзләрен бертигез хис итеп, дустанә һәм бик җылы аралашып, иҗат серләре белән уртаклаштылар. «Кама таңнары» берләшмәсе оештыруга бик күп көч куйган чарада төп фикер яңгырады — мондый очрашуларны ешрак үткәрергә, берләшергә кирәк, туган телебезне саклап калу өчен бар көчебезне куеп, иҗатка яшьләрне туплау кирәк. Рәсимә Нәбиуллина йомгаклау сүзендә тагын бер кат Факил Сафин җитәкләгән Яр Чаллы төбәге язучылары берлегенә зур рәхмәт сүзләрен белдерде. Гадәти булмаган бу очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйсы килә.

Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев