Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Һәр адымда — тарих!

Тарихи Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды.

Бу бәйрәм XVI халыкара «Россия — ислам дөньясы: kazanforum» икътисадый форумының мәдәни программасының йомгаклау өлеше буларак оештырылды. 

Изге Болгар җире, елдагыча, май аенда уза торган җыенга кабат меңләгән кунакларны кабул итте. Биредәге җыен — мөселманнар тормышында тарихи һәм дини яктан әһәмиятле кыйммәтләрне үз эченә алган көннәрнең берсе булып санала. 

Болгар җыенында Түбән Камадан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев җитәкчелегендәге делегация булып кайтты. Аның составында дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм шәһәрнең актив кешеләр бар иде. 

Без — Түбән Кама шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән дә житәкчеләр һәм педагоглар, бу җыенга барып, изге сәфәр кылып кайттык. Болгар җирләрендә, борынгы бабайлар йөргән юллардан узу — үзе бер зур вакыйга булды. Чөнки Болгар шәһәре — һәрбер татар кешесе өчен изге урын булып исәпләнә. 

Кунаклар өчен Болгарның барлык музей объектлары эшләде — алар борынгы шәһәрнең бай тарихы белән танышырга мөмкинлек бирде. Сәнгать әйберләре күргәзмә-сату нокталары, кул эшләнмәләре осталары төбәкнең мәдәни мирасын чагылдырган уникаль эшләрен тәкъдим иттеләр.

Җыен барышында без бик күп тарихи мәгълүмат тупладык, кызыклы риваятьләр, вәгазьләр тыңладык. Әлеге сәяхәт һәрберебезнең күңелләрендә халкыбыз тарихына ихтирамыбызны һәм кызыксынуыбызны тагын да арттырды. Республикабыз җитәкчеләре һәм мәртәбәле дин әһелләрен күрү, аларның чыгышларын тыңлау безне рухи яктан ныгытты. 

Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә дә ватанпәрвәрлек рухы, халкыбызның рухи көче өчен барыбызның да күңеленә горурлык өстәде. 

Сәфәрне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Зөлхиҗә Кашапова, 47 нче балалар бакчасы мөдире
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев