Гыйнвардан Түбән Кама районы авылларына юл йөрү бәяләре күтәрелде
Билгеле булганча, билет бәяләре якынча 11,5 процентка күтәрелгән.
2025 елның 1 гыйнварыннан Түбән Камада шәһәряны автобусларына тарифлар артты.
Билгеле булганча, билет бәяләре якынча 11,5 процентка күтәрелгән.
Шулай итеп, Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогына бару өчен хәзер 175 сум бирергә туры киләчәк. Түбән Кама районының иң ерак урнашкан торак пункты — Троицкое авылына бару 297 сумга төшәчәк. Елантауга бару — 295 сум. Городищега кадәр юл 280 сум тора, Иске Чишмәгә кадәр — 222 сум, ә Кармалыга кадәр — 273 сум. Борокка кадәр гыйнвардан «Түбән Кама ПАТП» автобусы белән 54 сумга, Каенлыга кадәр Түбән Кама — Кызыл Чапчак (Сухрау аша) маршруты буенча бару — 154 сум, Түбән Кама — Кызыл Чапчак (Үскә аша) маршруты буенча 83 сумга барып җитәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү өчен бәя артты һәм 40 сум булды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев