Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гомер көзләрендә шатланып яшәргә язсын

Без, татарлар борынгы бабаларыбыз үрнәгендә хезмәт сөябез, илебезгә тугры булуны гамәлләребез белән раслыйбыз.

Тарих битләренә күз салсак, татар милләте — күпне күргән, күп җиңүләргә ирешкән милләт. Тик ниләр генә күрсәк тә, без милләт буларак югалып калмадык. Яшибез һәм киләчәктә дә югалмабыз дип ышанып калам.

Без, татарлар борынгы бабаларыбыз үрнәгендә хезмәт сөябез, илебезгә тугры булуны гамәлләребез белән раслыйбыз. Яшь буын белән элемтәләрне өзмибез, өлкәннәрне хөрмәт итәбез. Яңа гаиләләр тудырып, алар нык булсын өчен көрәшәбез. Бүгенге көндә пенсиягә чыгар яше җиткән кешеләр үзләренең әти-әниләре турында кайгыртып яшиләр. Чөнки картлык һәр кешегә дә килә. 

Мин инде үзем, өлкән яшьтәге кеше буларак, үз сүземне әйтеп узыйм әле. Тугызынчы дистәмне ваклый башласам да, күп аралашам һәм күп укыйм. Берничә ел элек матбугатта «Картлык — шатлык түгел» дигән язмага тап булдым. Мәкалә миндә каршылыклы фикерләр уятты. Сүз дә юк, картая барган саен холык та үзгәрәдер. Кеше гомере буе үз-үзен генә яраткан икән, өлкәнәйгәч тә ул үзенә игътибар сорый, көйсезләнеп һәм таләпләре белән өйдәгеләрне интектерә. Каршы килсәң, ул зарлана, куркыта башлый. 

Бәхеткә, күпчелек өлкәннәр кулларыннан килгәнчә балаларына, оныкларына ярдәм итә. Юк-бар белән якыннарын борчымый, балаларыннан күршеләренә зарланмый, тирәсендәге кешеләргә бәйләнми. 

Бер кыз әтисенең залим булуы, әнисен кимсетеп яшәве хакында яза. Ул ир кеше улын да үз үрнәгендә тәрбияли, хатынкызны буйсындырып, куркытып яшәргә өнди. Ә инде картаеп улы гаиләсендә яши башлагач, аларның тормышын мәхшәргә әйләндерә: килен аш пешерсә — ул кыздырган бәрәңге сорый, төн уртасы җиткәнне көтеп торып кырыну приборлары китер ди башлый. Килен түзмәгән, көне буе тик яткан каенатасына үзенең иртәдән кичкә кадәр эштә булып аруын, иртүк тагын эшкә барырга туры киләчәген әйтеп, кисәтү ясаган. Бу очракта мин ата кешене гаепле саныйм, яшьләр тормышына тыкшыну, юкка-барга көйсезләнү — бу бит әдәпсезлек, кешелексезлек. Тагын бер язмада ике бала әнисе балаларын әти-әнисенә алып кайтып куюы, үз көен генә көйләп яшәве язылган. Ә картлык вакыты, гомер көзе килеп җиткәч, шул әти-әнисенә алып кайтып ташлаган балалары кулына калган. Мин сезне тәрбияләп үстермәдем дип тормаган, көйсезләнеп, улы белән кызын борчып яшәгән, көйсезләнгән. Алар өчәү бер тузган йортта яшәгәннәр. Соңрак аларның хәленә кереп, 2 бүлмәле квартир биргәннәр. Балалары үзләре көне буе эштә булгач, әниләрен караучы яллаганнар. Тик көйсез ханым ул караучыдан да гаеп табып, холыксызланып, гайрәтен чигергән. Баштарак түзеп торган да, ул ханым соңыннан бу эштән баш тарткан. Әнисе көйсезләнеп гауга куптарган. Янәсе, балалары эшләмичә, аны карап утырырга тиеш. Җитмәсә, тәрәзәдән сикерәм, ә васыятьнамәдә квартирның үземә тиешле өлешен хәйриячелеккә тапшырам, дип куркыта икән. Үзе өчен генә яшәп, күңел ачып, балалары турында уйлап та карамаганы хәтереннән чыккан. Ә улы да, кызы да түзә. Ни әйтсәң дә, тапкан аналары.

Ә башка бер язмада оныклары дәү әтисе, дәү әнисенә рәхмәтләре язылган. Сукыр булуга карамастан, дәү әнисе бәрәңгегә кадәр әрчеп куя икән. Оныклары өчен кайгырып, борчылып яшәгән, аларның уңышларына горурланган, борчуларына көенгән өлкәннәрне билгеле, рәхмәт сүзләре белән генә искә ала язма герое. 

Тагын бер газетадагы әнисе белән горурланып язган кызның мәкаләсен сөенеп укыдым. Гөлмәрьям әнисе белән генә үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга күчеп киткән, шунда үзенең гомерлек ярын тапкан. Тик үз тормышымны кордым дип, әнисен онытмаган, ире белән гел әнисенең хәлен белешеп, кайтып йөргән. Ә инде ел артыннан ел узып, әнисе өлкәнәя баргач, Гөлмәрьям аны үзләренә күчеп килергә күндерә. Билгеле, әнисе баштагы мәлдә каршы килә, чөнки кызы гаиләсенә комачаулык тудырасы килми, бары тик сәламәтлеге какшый башлагач кына ризалыгын бирә. Шәһәргә килгәч үзен тәртипле тота, кызы белән киявенә артык мәшәкать тудырмый, күршеләре белән дә аралашып, чордашлары белән танышып, матур гына гомер кичерә. Гөлмәрьям дә үзен табып үстергән әнисе картлыгын шатлык белән исән-сау каршыласын өчен барысын да эшли. Алар шулай бер гаилә булып, аңлашып гомер кичерәләр. 

«Картлык — шатлык түгел» дигән сүзләр белән мин килешмим. Картлыкны да матур итеп каршыларга була. Ә инде телеңне тыя алмыйча якыннарыңа авыр сүзләр әйтсәң, юктан да гаеп табып, тырнак астыннан кер эзләп йөргән кешене беркем дә яратмас, үз итмәс.

Суфиян Минһаҗев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев