Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Гимнастёрка кесәсендә җыр дәфтәре

2025 нче ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан, Каенлы мәдәният йортында «Гимнастёрка кесәсендә җыр дәфтәре» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 

Әлеге кичәбез күбрәк сугыш елларында җырланган, сугыш кырларында тыңланган җырларга багышланды. Тыныч көннәрдә шулкадәр тылсымлы көчкә ия җырлар, көйләр, гомумән, музыка сугыш вакытында кешеләргә ничек тәэсир итте икән? Сугыш һәм музыка бер-берсеннән ерак торучы ике төшенчә түгелме соң?! Әлеге кичәдә без шушы сорауларга җавап бирдек. 

Күп кенә солдатларның, командирларның гимнастёрка кесәләрендә солдат китапчыгы, сөйгән ярларының фотолары белән бергә фронт җырлары язылган блокнотлар, дәфтәрләр дә сакланган. Җыр кешене сугышка озатып калган, җыр каршы алган, сагынганда юаныч булган. Канкойгыч сугышлардан соң солдатлар нәкъ менә музыкадан дәва алган.

Сугыш чоры күпсанлы кабатланмас җырлар тудырган, аларның кайберләрен без әле һаман да яратып җырлыйбыз, тыңлыйбыз, хәтерлибез. Концертта авылыбыз үзешчәннәре сугыш елларында язылган һәм җырланган җырларны башкардылар. Кыскача гына һәр җырның язылу тарихы, авторлары турында сөйләнде. Рус һәм татар телләрендә шул чорның иң танылган җырлары — «Синий платочек», «Гляжу в озера синие», «Рамай», «Шахта», «Герман көе», «Җиңеп кайт» һәм башка җырлар башкарылды. Җырлар арасында «Сугыш башланган иртә», «Кырда — уракта» фольклор күренешләре, А. Твардовскийның «Василий Теркин» поэмасыннан өзек күрсәтелде, шигырьләр укылды. Әлбәттә, бүгенге көндә фронтта татар егетләре арасында гимнга әйләнгән «Киек каз юлы» да яңгырады. 

Күпне кичергән халкыбызның ачы язмышы — фронт җырларында, сугыш еллары җырларында ачык чагыла. Без аларның берничәсен генә хәтерләрдә яңарттык. Яшь буынга бу җырлар иске, күңелсез булып тоелса да, өлкән буын йөрәгендә бик зур урынны алып тора. Безгә Җиңү яулап биргән чиксез ихтирамга лаек өлкән буын хөрмәтенә булса да, бу җырларны тыңларга, белергә, мәгънәсенә төшенергә, аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәктер.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев