Гидрометеоүзәктә Идел буе округында −1 градуска кадәр кырау төшәчәген фаразладылар
Салкынның сәбәбе - Баренцево диңгезеннән киләчәк арктик антициклон.
Гидрометеоүзәк Идел буе федераль округының төньягында кырау фаразлый. 23-25 август көннәрендә температура минус 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.
Шулай ук Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатышында 23-24 август төнендә һәм иртәсендә −2 кадәр салкын булырга мөмкин.
Салкынның сәбәбе Баренцево диңгезеннән киләчәк арктик антициклон.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев