Гидрометеоүзәк: Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан тизрәк бара
Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
Россиядә климатның җылыну процессы тулаем алганда дөньядагыдан тизрәк бара. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.
«Без глобаль җылыну турында сөйләгәндә, аның киңлек һәм вакытка бәйле үзенчәлекләре бар, — дип аңлатты белгеч. — Россиядә климатның җылыну процессы дөньядагыдан күпкә тизрәк бара».
Шунысы игътибарга лаек, урта киңлекләрдә бу процесс, мисал өчен, тропик төбәкләргә караганда күбәк (2,5 тапкыр) сизелә. Төньяк киңлекләрдә исә бу күрсәткечләр тагын да югарырак (3,5 тапкыр).
РФ Президенты Владимир Путин да «Валдай» дискуссия клубының пленар сессиясендә Россиядә климатның җылыну темплары югары булуына игътибар иткән иде. Ул әлеге проблеманың җитди нәтиҗәләргә китерәчәген искәртте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев