Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гидрометеорологик үзәктә февраль аена һава торышын фаразладылар

Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире сөйләде.

Кышның соңгы ае илнең зур өлешендә гадәти булачак. Ләкин Европа территориясенең төньягында һәм Себернең төньягында температура традицион февраль күрсәткечләреннән бераз артып китәчәк. Февральдә болай да суык була торган Ерак Көнчыгышта исә, аерым алганда, Якутия, Чукотка һәм Камчаткада гадәттәгедән салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».

Синоптик сүзләренчә, үзәктә төннәрен уртача салкын һава торышы өстенлек итәчәк — −5..-10 градус, ә көндез температура −1..-6 градус тирәсендә торачак. Ләкин −25 градуска кадәр салкыннар да булырга мөмкин. Һәм көндез −17 градуслы суыклар булуы да ихтимал.

Ленинград, Псков һәм Новгород өлкәләрендә дә шундый ук һава торышы фаразлана. Дөрес, мондый ук салкыннар көтелми.

Көньяк төбәкләрдә көндез һава +3..+5 градуска кадәр җылына башлый. Ә Кара диңгез яр буенда февраль аенда «җылылык тәрәзәләре» ачыла — температура +20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Төньяк Кавказда исә әле −22 градуска кадәр төнге салкыннар булачак.

Уралда февраль аенда кыш хакимлек итә — Чиләбе, Свердловск һәм Курган өлкәләрендә төнлә −15, көндез −10 градус тирәсе салкын. Төнге салкыннарда −35 градуска кадәр. Себернең көньягында төннәрен −25 градуслы салкыннар көтелә. Көнбатыш Себердә төнлә −20 градус тирәсе, көндез дә артык җылытмый. Якутиядә тагын да салкынрак: төнлә −40 һәм көндез −30 градус.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев