Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Гидрометеорология үзәге Татарстанга әбиләр чуагы килү-килмәү турында сөйләде

Хәзер Татарстан салкын төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысында тора.

Якындагы атнада ул Россиянең бөтен Европа территориясендәге һава торышына йогынты ясаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Әбиләр чуагы — сентябрьдә яки октябрьдә явым-төшемсез җылы вакыт. Бүген кояшлы һәм коры һава торышы, әмма моны әбиләр чуагы дип атап булмый. Әбиләр чуагы — Азов антициклоны белән бәйле процесс. Әлеге антициклон төньяк-көнбатыштан килеп чыккан, ул республика территориясенә салкын һава массалары китерә, алар акрынлап көндезге сәгатьләрдә җылыну хисабына трансформалашачак», — дип сөйләде ул.

Атна ахырына Татарстанда бераз җылыта, әмма әбиләр чуагының икенче дулкыны әлегә көтелми.

«Якын көннәрдә температура фоны, сентябрьдәге кебек, климатик нормадан югары булмаячак. Бик җылытмый, әмма явым-төшем дә көтелми», — дип өстәде Гоголь.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев