Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Гидрометеорология үзәге Татарстанда якындагы декадада булачак һава торышы турында сөйләде

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә һава торышы циклонлы, явым-төшемле булачак.

Июньнең беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан бер градуска югарырак булыр дип көтелә, ул якынча 16 градус фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Май аенда безнең территориядә шактый озак вакыт антициклон өстенлек итте, һәрвакыт югары температура фоны, югары басым күзәтелде, явым-төшем булмады. Аңа алмашка төньяк циклон белән бәйле фронталь зона килде. Бу циклон фронтлары тәэсирендә без салкын һава массаларына эләктек», — дип билгеләп үтте ул.

Гоголь мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә Татарстан территориясендә һава торышы циклонлы, явым-төшемле булачак. Кыска вакыт эчендә җилнең көчәюе, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал.

«Һава аязучан болытлы була. Апрель азагындагы көннәр белән чагыштырганда температура фоны түбәнрәк булыр, дип көтелә. Әмма көндез һәм төнлә һава температурасы 0дән югары була, якын арада кырау төшүе көтелми», — дип аңлатты «Татар-информ» әңгәмәдәше.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев