«Геройлар янәшәдә» конкурсының икенче сезонында романистлар өчен номинация барлыкка киләчәк
Конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итәчәк.
Татарстанда патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» — «Герои рядом» ачык әдәби конкурсының икенче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев конкурс кысаларында «Роман» номинациясенең барлыкка килүе турында «Татар-информ» матбугат конференциясендә белдерде.
«Бу (роман язу — искәрмә. Т-и) тирән аңлау һәм шактый вакыт таләп итә торган зуррак хезмәт. Хәзер мин һәм хезмәттәшләрем шундый күләмле эш өчен өлгергәнбез дип уйлыйбыз», — диде Айдар Сәлимгәрәев.
Моңа бәйле рәвештә республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Татарстанда «мондый җитди форматны булдыра алырлык кешеләр табылыр» дигән ышаныч белдерде.
Эшләр 2025 елның 24 декабреннән 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Повесть», «Хикәя», «Поэма яки шигырьләр циклы» һәм «Очерк». «Роман» номинациясендә катнашуга гаризалар кабул итү озаграк дәвам итәчәк — 2026 елның 15 октябренә кадәр.
Конкурсның гомуми приз фонды 6 640 000 сум тәшкил итәчәк. Җиңүчеләр акчалата премияләр алачак: иң яхшы роман өчен — 500 мең сум, повесть өчен — 300 мең сум, хикәя өчен — 120 мең сум. Җиңүче авторларның әсәрләре 2026 һәм 2027 елларда башка социаль әһәмиятле әдәбиятта басылып чыгачак.
Конкурсны уздыру белән беррәттән «Язучылар мәктәбе» махсус белем бирү проекты эшләтеп җибәреләчәк. Аның бурычы — яшь патриотик авторлар белән барлык мөмкин булган аспектларда эшләү: танылган әдәбиятчыларның мастер-класслары һәм лекцияләре аша талантларны эзләү һәм үстерүдән алып конкурс эшләрен булдыру процессында профессиональ озата баруга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев