«Гармунчы» дигән даны бар
Авылларда гармунчыларның элек-электән даны зур булды. Төрле мәҗлесләрдә урын түрдән, кичке уеннарда иң кирәкле, кадерле кешеләр — гармунчылар.
Ул Сабантуйларда берсенберсе уздырып гармун сыздырулары, кичен, эшләр бетеп, эңгер-меңгер төшкәч, капка төпләрендә агайлар гармунда уйнап утыруы ни тора иде! Кичке уеннарда (күп якларда «вечер» диләр) аларның урыны түрдә булды, гаиләләре дә хөрмәттә иде. Гармунчы егет озата барган кыз бүген миллион откан кебек заманнар бар иде.
Бәхеткә, милләтебездә гармун моңы онытылмый. Сандугачларны көнләштереп уйнаучылар җитәрлек. Бу язмада шундый оста гармунчыларның берсе Рәйхан Салих улы Нәфыйков белән таныштырырбыз. Р. Нәфыйков (ул вакыттагы Ширәмәт районы) Тоба авылында туган. Бабасы, әтисе тальян, хромка гармунында оста итеп уйнаган Рәйхан абый алты яшьләр тирәсендә «Жили у бабуси два веселых гуся» көен шактый оста итеп уйнарга өйрәнә.
Болай була ул: Рәйхан әле укырга да кермәгән, әтисе Салих абый дуслары белән сөйләшеп утырган җирдән бер иске генә ике рәтле гармун алып кайта. «Ну тегесе әйбәт иде, миңа эләкмәде», — дип, гармунда уйнап карый да, гармунын улы алдына куеп калдыра. Шул көнне әнисе белән әтисе клубка чыгып китәләр. Алар кайтуга, каян ишеткән диген, теге, "Жили у бабуси два веселых гуся"ны уйнарга да өйрәнә. Шуннан соң акрынлап, башка көйләр дә чыга башлый. Башта уң яктагы "бакалар«га гына басып көй чыгарса, тора бара уң һәм сул якны кушып башкарырга өйрәнә. Билгеле, бер нинди хезмәт ты тырышмыйча бирелми. «Уңыш ул 10 процент талант булса, 90 процент тырышлык» диләрме әле?.. Рәйхан абый да үзенең тырышлыгы, әтисенең теләге һәм өмете белән гармунның ике ягында да оста итеп уйнарга өйрәнә.
«Ул елларда эшләпәле радио көне буе сөйләп, эшләп тора иде. Аны туктатучы булмады. Шуңа күрә, баянда уйнаганны ишеткәч, әти мине чакырып: «Әнә, тыңла!» — дия иде. Шулкадәр радиога күнегелгән — диктор җырның исемен әйтү белән, аны кем башкаруы, шигырь авторы, композиторы алдан ук белеп була иде», — дип балачак хатирәләре белән уртаклаша ул.
Гармунны яратып, тырышып һәм бирелеп уйнагач, дәрәҗәсе дә үсә, уңышлар да арта бара. 3 нче сыйныфта укыганда ул инде авылның башлангыч мәктәбендә тәнәфесләрдә балаларны биетә. Үзе гармун артыннан чак кына күренсә дә, клубта, өлкәннәр оештырган концертларда да уйный ул.
Хәтерлисезме, элек авыл тулы каз бәбкәләре булып, көз җитүгә каз өмәләре башлана иде. Нинди каз өмәсе гармунсыз була ди?! Әлбәттә, гармунчы кирәк. Мәктәп укучысын укытучысы өйләренә килеп, әнисеннән рөхсәт алып, каз өмәләренә алып китә. «Укытучы бер кулымнан мине җитәкли, икенче кулына гармунымны тотып, каз өмәсенә алып китә. Бала гына бит әле, кулда көч юк, бармаклар ара, егет-кызларның биисе килә: »... син телләренә генә бас, мехны үзем тартам, диләр егетләр«, — дип, тагын балачак хатирәләрен чума Рәйхан абый.
Бишенче сыйныфны Каенлы сигезьеллык мәктәбендә дәвам итәләр. Мәктәпләрдә пионер оешмалары гөрләп тора: районда укучылар арасында нинди генә конкурслар узмый, исәбенә чыгарлык түгел. Ул чактагы район үзәге булган Ширәмәт авылына тирә-як авыллар — Түбән Уратма, Болгар, Кызыл Чапчак, Югары Чаллы һәм башка авыл мәктәпләре укучылары килә. Гармунчыны башка гар-мунчыларның ничек уйнавы кызыксындыра.
Каяндыр күреп, клубтагы баянның рәтенә төшенеп, «Почтальон» дигән көйне баянда уйнарга өйрәнә һәм аны Ширәмәттә узган слетта беренче мәртәбә башкара. Каенлы мәктәбенә баян алгач, һәр озын тәнәфес саен барлык малайларкызларны биетә.
Биюченең итәге бии-бии кыскарса, гармунчы исә уйныйуйный остара. Җәй көне авыл клубында узган кичәләрдә бер ялындырып тормый һәр көн бертуктаусыз яратып уйный. Аннан соң авылның икенче очына кадәр урам буйлап уйнап кайтулар... Ул гына җитмәгән — өйдә дә осталыгын арттыру өстендә эшли. Үрнәк алырлык кеше дә бар — талантлы гармунчы, мелизмнарны җиңел кулланучы Риян абый Мотыйгуллин, Рәйхан Салих улыннан 10 яшькә өлкән, бүгенге көндә исән-сау.
Каенлы мәктәбеннән соң Түбән Кама шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укуын дәвам итә егет. Шулай ук төрле концертларда катнаша. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, җәйге практика вакытында районның Кызыл Чапчак авылы мәктәбе завучы, шәһәр мәктәбе директорыннан сорап, Казанда узачак республика күләмендәге авыл мәктәпләре укытучылары фестивалендә катнашырга баянчы итеп сорап килә.
«1968 елны Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Яшәү өчен авыр чорлар иде «хәлле гаиләдән» дип 1 нче курста гомуми торактан урын бирмәделәр, бер студент белән бер кроватьта ярты ел яшәдек. Бервакыт, факультет деканы мине чакырып: «Нафиков, я тебе, как хорошему баянисту, выделил место в общежитие» диде. Әй, шатландым инде шуңа», — ди Рәйхан абый.
Институтны тамамлаганнан соң, яшь белгеч Кама Тамагы районына эшкә җибәрелә. Беренче хезмәт хакына 140 сумга «Этюд» баяны сатып ала. Аннан соң — армия хезмәте, 1981 елдан Түбән Камада, Шин берләшмәсендә 11 ел эшли. Төшке ашны тиз генә ашап, тизрәк актлар залына, концерт баянында уйнарга ашыга. 1993 елны шәһәрнең «Нардуган» җыр һәм бию ансамбленә уйнарга чакыралар. Үзлегеннән (ноталарга карамыйча) уйнарга өйрәнгән кеше ансамбльгә эшкә килгәч, барлык 3 позициядән дә уйнарга өйрәнә, һәр җырчының тавыш үзенчәлеген тоемлап һәм хәтерендә саклап җырчыларны җырлата.
Алты яшеннән кулына гармун алган Рәйхан Нәфыйков — Бөтенроссия, халыкара, региональ, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләр җиңүчесе.
«Минем уйнау стажы күп булгач, көйләрне бик тиз отам, матур төзелгәннәрен хәтта бер ишетүдән, чөнки кайсы телгә басасын көй үзе әйтеп тора. Урамда барганда да көй бармакларга күчә: гармунга, баянга. Тальян гармунында да уйныйм. Көй өйрәнгәндә гармонияне дөрес итеп ишетәм, аннан соң аккордлар дөрес куела. Кайбер көйнең бер басын һич кенә эләктерә алмасам, йөгереп гармунга барам, аннан соң төгәл баянга да дөрес күчә, чөнки минем «телем» гармун белән ачылган. Бүгенге көндә өйдә бик яратып баян һәм гармунда озак итеп уйныйм (һәр позициядән), бармакның вак техникасын үстерәм, күнектерәм, саклыйм», — ди ул.
Рәйхан абыйның балачак, яшьлек еллары турында укыгач, күпләрегез үзегезнең дә шул чорларны сагынып куйгансыздыр. Рәхмәт, Рәйхан абый, барыбызны иң күңелле елларга кайтарып килгән өчен, рәхмәт халкыбызның уен коралы гармунны онытырга юл куймаган өчен.
Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев