Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Гармун моңы онытылмасын»

Күптән түгел генә Удмуртия республикасы башкаласы Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында «Уйна, гармун!» фестиваль-бәйгесе булды.

Аның өченче тапкыр уздырылуы. Фестивальда Түбән Кама гармунчылары да катнашып, икенче урынны яулап кайттылар. 

Гармун татар халкында иң киң таралган уен коралы, дисәм дә ялгышмам. Гармун — гашыйк яшь йөрәкләрне кавыштыручы, күңелгә сагыш тулганда юатучы да. Халкыбыз тыныч тормышта гына түгел, хәтта сугыш кырларында да бу уен коралыннан аерылмаган. Кичке уеннарда, аулак өйләрдә гармунчының урыны түрдә булган. Халкыбызда гармунга һәм гармунчыга багышлап күпме шигырь, җыр язылган! Тик күпмедер вакыт бу уен коралы күз уңыннан югалып торды кебек. Бәхеткә, соңгы елларда гармунчыларга игътибар тагын артты. Алар өчен шәһәребездә, республикада һәм күрше төбәкләрдә төрле чаралар уздырыла. 

Менә әле без дә Удмуртия республикасы башкаласы Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында өченче тапкыр уздырылган «Уйна, гармун!» фестиваль-бәйгесендә кат— наштык. Бәйгене «Яңарыш» газетасы белән берлектә Удмуртия татарларының миллимәдәни автономиясе оештырды һәм уздырды. Төп иганәче — татар эшмәкәрләре клубы. 

Әлеге фестиваль күршетирә төбәкләрдәге талантлы гармунчыларны барлап, туплап торган, халык күңелендә ихтирам казанган һәм җылы кабул ителгән чара. Анда биш төбәктән төрле яшьтәге гармунчылар җыелган иде. Фестивальдә иртәдән кичкә кадәр татар моңы, татар җырлары тынып тормады. 

Без — Флёр Гайнемөхәммәтов җитәкчелегендәге «Талир тәңкә» ветераннар — фольклор-халык ансамблендә эшләп килүче гармунчылар ансамбле дә уңышлы гына чыгыш ясадык һәм икенче урынны яулап кайттык. Әйтергә кирәк, беренче мәртәбә оештырылганда бу бәйгедә катнашып, беренче урынны яулаган идек. Сүз уңаеннан, безне шушы чарага оештырып җибәргәннәре өчен Түбән Кама мәдәният идарәсенә чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. 

Сүземне йомгаклап, татар халкында гармун моңнары онытылмасын, гармунда уйнаучылар бетмәсен, төрле электрон уен кораллары өстенлек алганда да, җырга-моңга бай халкымның кулыннан гармун төшмәсен дигән теләктә калам.

Мөнҗия Хәлимова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев