Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гариза алмыйча гына билгеләнгән

Татарстанның Социаль фонды узган ел, пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга инвалидлык алу сәбәпле, 8,5 мең иминият һәм социаль пенсия билгеләде.

 Барлык түләүләр инвалидларның Федераль реестрыннан алынган мәгълүматлар буенча, гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелде.

Социаль фонд пенсия билгеләү турындагы карарны медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Кешенең инвалидлык алуы турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне эчендә пенсия рәсмиләштерә. Инвалидның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына яки почта аша пенсия билгеләнү турында хәбәр җибәрелә. 

Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр пенсионерга нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Моңа кадәр фонд линиясе буенча түләүләр алмаган очракта пенсионерга дәүләт хезмәтләре порталында, Татарстанның Социаль фонды клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәк аша пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны пенсионер үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала. 

Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд инвалид булган гражданнарның пенсияләрен проактив форматта кабат исәпли, аларга айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы кебек социаль пособиеләр билгели. 

Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала. Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалид статусы алганчы пенсионер булмаган кешеләргә түләнә. Пенсия яшендәге кеше инвалидлык алган очракта аңа, өстәмә буларак, автомат рәвештә айлык акчалата түләү билгеләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар һәм хәрби җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия — инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев