Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галимнәр: Песи хуҗаларының йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү куркынычы кими

Мәче кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә тәэсир итә.

Medicalxpress фәнни популяр порталы тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, песиләр безнең тормышта этләр кебек үк мөһим роль уйный, дип яза «Татар-информ».

Материалда билгеләп үтелгәнчә, песи хуҗалары үзләрен яраткан туганы итеп хис итә, алар өчен песи — ул аларның гаиләсе, аларның баласы һәм иң яхшы тугры һәм сизгер дусты.

Галимнәр сүзләренчә, мәче белән яшәү йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан (инсульт, йөрәк авыруы) үлем куркынычын киметә. Шулай ук өйдә мондый хайван булу эчәклек микробиотасына уңай йогынты ясарга мөмкин, бигрәк тә хатын-кызларда. Мисал өчен, кандагы глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тотуны яхшыртырга һәм ялкынсынуны киметергә мөмкин.

Моннан тыш, кеше песине сыйпаганда, аңарда депрессия хисе «китә». Өстәвенә, тикшеренүнең кайбер катнашучылары әйткәнчә, «песине тәрбияләү» аларда ләззәт һәм максат хисен арттыра.

Мәкалә авторлары язганча, песиләр кешенең кайгырту инстинктын «кертеп», үзенчәлекле итеп мияулый ала. Өстәвенә, песиләр кешеләрнең башка әңгәмәдәшләргә түгел, ә нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итүләрен аера, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев