Гаджетка бәйле балаларның ата-аналары өчен кайнар элемтә ачылды
Эш «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла
Россиядә бушлай кайнар элемтә эшли. Белгечләр балага белем бирү, аны үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча адреслы ярдәм күрсәтә. Эш «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип яза «Татар-информ».
Аерым алганда, экспертлар балалары смартфонга һәм планшетка бәйле ата-аналар белән эшли. Алар проблеманы ачыкларга һәм аны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.
Консультацияләр +7 (800) 444-22-32 номеры буенча үткәрелә, форманы сайтта тутырырга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев