Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннарда иминлек чаралары турында искә төшерә

Җылы киенергә, мөмкинлек булса, бөтенләй урамга чыкмаска кирәк.

Татарстан Гидрометеорология хезмәте идарәсе фаразларына караганда, 8 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән температураның −33 градуска кадәр төшүе көтелә, дип яза «Татар-информ».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкына җылы киенергә, мөмкинлек булса, бөтенләй урамга чыкмаска кирәклеген искәртә.

Салкында тик басып тормаска, гел хәрәкәт итәргә тырышырга кирәк. Борын белән әкрен һәм өстән-өстән генә сулыш алу зарур.

Салкыннан өйгә кайткач, шунда ук кайнар чәй эчәргә һәм душ яки мунча керергә ярамый — йөрәк-кан тамырлары системасына авырлык килергә мөмкин. Организмга 20-30 минут дәвамында җайлашырга мөмкинлек бирергә кирәк.

Янгыннар чыкмасын өчен бары тик заводта җитештерелгән электр җылыткычларын гына кулланырга, җылыну өчен газ плитәсеннән файдаланмаска, мичне күзәтеп торырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йортта, тагын да яхшысы — һәр бүлмәдә автоном янгын хәбәриткече урнаштырырга киңәш итә. Төтен очрагында ул вакытында көчле сигнал белән тавыш бирәчәк һәм янгын очрагында котылу мөмкинлеге калачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев