ФСБ хезмәткәрләре казанлыны террорчылык оешмасына керергә өндәгәне өчен тоткарлаган
Җинаять эше кузгатылган.
Казанда ачыктан-ачык террорчылык эшчәнлегенә өндәгән 38 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.
«Татар-информ»га федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ир-ат социаль челтәрләрнең берсендә Россия территориясендә тыелган Украина яклы террорчылык оешмасына керергә чакырып видео һәм хәбәр урнаштырган.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан «Террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга гавами чакырулар, террорчылыкны гавами аклау яки террорчылыкны пропагандалау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев