Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Форсаттан файдаланып калыгыз!

Хөрмәтле газета укуыларыбыз! «Язылу ункөнлеге» акциясенең бер атнасы тәмамланды, ләкин ул әле дәвам итә.

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына 728 сум 46 тиеннән язылып булачак. Бу гадәти язылу бәясеннән 100 сум 26 тиенгә арзанрак. Әгәр әлегә 2025 ел өчен газетага язылмаган булсагыз, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. 

«Язылу ункөнлеге» акциясе вакытында газетабызга альтернатив язылучыларга да ташлама ясыйбыз. «Туган як» редакциясенең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) — 450 сумнан, "Туган як«ны редакциянең үзенә килеп алучылар 405 сумнан языла ала. 

Ярдәм итәргә теләсәгез... 
Исегезгә төшерәбез: «Язылу ункөнлеге» белән беррәттән «Инвалидлар ункөнлеге» дә бара — мохтаҗларга, инвалидларга, иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләсәгез, форсаттан файдаланып калыгыз! Инвалидларны "Туган як"ка яздырсагыз, алар өчен бик яхшы бүләк булачак. Ярдәм итәргә теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында инвалидлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев