Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк

Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

«1 февральдән 9,5 процентка индексациялибез. Максималь күләме 15 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», — дип билгеләделәр ведомствода.

Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк — Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.

Барлыгы 1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев