Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Февраль кар көртләре: түбән Кама коммуналь хезмәткәрләре ишегалларын кардан җыештыралар

Кар явудан туктап торган арада шәһәр урамнарын тәртипкә китерергә тырышалар. Коммуналь хезмәткәрләр көчәйтелгән режимда эшли.

Төп игътибар – ишегалларын җыештыруга. Дөрес, еш кына зур техникага йорт тирәсендә торган автомобильләр комачаулый.

Махсус техника артында – тәҗрибәле белгеч. Һәр сантиметр мөһим. Геннадий Хирсанов ике автомобиль арасыннан кар чистарта. Эше катлаулы, ләкин кирәкле. Салкыннар һәм явым-төшем булмаганда, коммуналь хезмәтләр ишегалларын сыйфатлы итеп җыештырырга тырыша.

Җәяүлеләр юлларындагы карны ишегалды җыештыручылар чистарта. Быелгы кыш алар өчен зур сынау. Көне буе кулдан көрәк төшми. Шулай да зарланырга күнекмәгәннәр. Киресенчә, карның йомшак булуына сөенәләр.

«Быел яхшы, былтыр җепшек иде, юеш карны җыештырырга туры килде», – ди ишегалды җыештыручы.

Февраль башында явым-төшемнең айлык нормасы яуды, ди белгечләр. Ишегалды җыештыручыларына ярдәмгә чыккан нижнекамалыларга идарәче компания хезмәткәрләре рәхмәт белдерә. Хәзер эшләр үзәк юлларда да алып барыла. Барлыгы йөзгә якын техника җәлеп ителгән.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев