«Фестиваль бәйрәм төсмере алды»
Казанда «Туган тел фест-2024» V республика фестивале узды.
Аны татар телендә белем бирүче йөздән артык педагог тамаша кылды. Фестивальдә катнашучылар арасында түбәнкамалылар да бар иде.
Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Бала-Сити» тарафыннан үткәрелә һәм аның бишенче мәртәбә уздырылуы.
Бу фестиваль татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен яңа проектлар тәкъдим итү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Очрашу кысаларында тәҗрибәле белгечләр белән осталык дәресләре һәм кызыклы әңгәмәләр үткәрелде. Әлбәттә, мондый бәхет республикабыз буенча бары тик биш балалар бакчасына елмайды: Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч муниципаль районнарында хезмәт куючы алдынгы педагоглар тәҗрибә уртаклаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Шөгыльләрдә татар мохитен булдыру, укытуның нәтиҗәлелеген күтәрү, баланың туган телгә булган кызыксынуын арттыру мәсьәләләре яктыртылды.
Бәйрәм төсмерен чагылдырган, мөһим эчтәлекле чарада Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Харисов кебек күренекле шәхесләр катнашу, «Туган тел» кичәсен тагын да ямьләндерде. Ә инде «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова, бәйрәмдә катнаша алмаса да, сәламнәрен һәм изге теләкләрен зәңгәр экран аша җиткерде... «Төп максатыбыз — татар теле дәресләре һәм шөгыльләренең сыйфатын яхшырту, балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, яңа ысуллар, технологияләр белән уртаклашу... Катнашучылар саны елдан-ел күбәя, димәк, без дөрес юнәлештә эшлибез, моның өчен мин бик шатмын», — диде ул. Сүз уңаеннан, алар Марат Әхмәтов белән ул көнне Дубайда «Бала-Сити» балалар бакчасы ачу тантанасында катнаштылар, туган телебезне үзләштерү челтәрен тагы да киңәйттеләр.
64 нче балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова җитәкчелегендә бер төркем педагоглар туган тел фестивалендә бай эчтәлекле күргәзмә һәм үз куллары белән ясалган, гаҗәеп, оригиналь булган курчак театры белән катнашып, кунакларны сокландырдылар. «Иҗатымда — сабыйларга тәрбия, туган телгә мәдхия», — дип исемләнгән, өч блоктан торган күргәзмә аша Нурзия Рәшит кызы үзенең балалар өчен иҗат иткән китаплары, «Мәгариф» журналында урын алган тәрбияви мәкаләләре, бәйрәм сценарийлары һәм аларның кулланылышын дәлилләүче фотосурәтләр белән таныштырды, "Бәхет орлыгы«ның серләренә төшендерде, шулай ук тамашачыларны кызыксындырган сорауларга бәйнә-бәйнә җавап бирде. Бәйрәм кунакларына, гаилә тәрбиясен чагылдырган «Бәхет орлыгы» китабын бүләк итте.
8 нче төркем тәрбиячесе Сания Әсхәт кызы Минабетдинова «Туган телне үзләштерүдә театр эшчәнлеге» дигән осталык дәресе уздырды. Театр белән кызыксынган, республикабызның төрле шәһәр, районнарыннан җыелган коллегаларның четерекле сорау һәм тәкъдимнәренә үз фикерен җиткерде.
Педагогларыбыз, тәҗрибә уртаклашу белән бергә, үзләренә кызыклы булган темаларны яктырткан осталык дәресләрендә катнашып, белем байлыкларын тулыландырдылар. Бигрәк тә Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованы үз иттеләр. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләрне җыеп, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү остаханәсен күрсәтте һәм: «Татар телен уйный-уйный өйрәнгән вакытта гына бала телнең кагыйдәләрен дә өйрәнергә тырыша, уенның кагыйдәсен белгән вакытта тел дә аңа сеңә», — дип аңлатты.
«Туган тел фест» фестивале креатив, иҗади, һәрвакыт эзләнүдә булган, яңалыкка омтылган тәрбияче-укытучыларны бергә җыя, күрештерә... Максат бер — туган телне үстерү.
Фидания Сәхбетдинова, 64 нче балалар бакчасы логопеды
Фотолар шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев