Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Фатирын килештерүсез үзгәртеп корган өчен түбәнкамалыга штраф билгеләнгән

Ведомство түбәнкамалыны административ җаваплылыкка тарта һәм 2 мең сум штраф сала.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе Түбән Камада яшәүчегә башкарма комитет белән килештермичә перепланировка ясаган өчен штраф билгеләгән. 

Вокзал урамындагы фатир хуҗасы бүлмәдән лоджиягә чыгуны япкан, ә яңа ишекне кухнядан чыга торган итеп урнаштырган, өстәвенә ишек идәннән түшәмгә кадәр куелган, чолан сүтелгән. Моннан тыш, ул бәдрәф белән ванна арасындагы стенаны җимереп, яңа стена һәм ишек уемнары ясаган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте.

«Квадрат метрларга хуҗа булу — проектны үз белдегең белән үзгәртүгә хокук бирми. Стеналар — сезнең обой калынлыгына гына сезнең милек. Тарттырылган түшәм, идәнгә җәелгән өслек — сезнең милек, әмма стеналар, идән һәм түшәм — гомумйорт милке. Картинаны стенага элеп кую — әйе, ишек уемын кисү — юк. Планировканы үзгәртергә мөмкин, ләкин моның өчен башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип искә төшерделәр Дәүләт торак инспекциясе белгечләре.

Ведомство түбәнкамалыны административ җаваплылыкка тарта һәм 2 мең сум штраф сала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев