Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазифасыннан китә

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты белән 30 елга якын җитәкчелек итте.

17 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче чакырылыштагы 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин парламент рәисе вазифасыннан вакытыннан алда китүе турында белдерде.

«Гади булмаган карар кабул иттем: Татарстан Республикасы парламенты рәисе һәм депутаты вәкаләтләремне туктату турында рәсми рәвештә игълан итәм. Бу уйланган, төптән кабул ителгән карар. Сәясәттә, һәр эшчәнлек өлкәсендәге кебек, дәвамчанлык булырга тиеш», – дип Фәрит Мөхәммәтшинның сүзләрен китерә республика парламентының матбугат хезмәте.

Депутатлар Фәрит Мөхәммәтшинның карарын хупладылар.

Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә, депутатларга, ТР Дәүләт Советы аппаратына, шулай ук сайлаучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламенты белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев