Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт гербы көне белән котлады
«Тирән ватанпәрвәрлек мәгънәсенә ия булган шушы истәлекле көндә сезгә нык сәламәтлек, игелек, бәхет һәм иминлек телим!» — диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне белән котлыйм.
Флаг һәм гимн белән беррәттән республика Гербы, берләштерү көченә ия булып, мөһим тәрбияви функция үтәп килә. Татарстан дәүләт символларының вакыт сынавын узуы — безнең горурлыгыбыз. Алар җәмгыять аңының аерылгысыз өлеше булып тора, милли үзенчәлеген булдыруга ярдәм итә, массакүләм спорт, белем бирү һәм ватанпәрвәрлек чараларында киң кулланыла.
Татарстан Гербындагы төсләр һәм аның сәнгати элементлары Идел-Чулман ягының тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Алар күпмилләтле халкыбызның көч-куәтен, яшәү ныклыгын һәм тырышлыгын, җирләребезнең уңдырышлылыгын һәм матурлыгын, тормышның барлык өлкәләрендәге ниятләр бердәмлеген һәм алгарышны гәүдәләндерә. Бүген республиканы һәм аның халкын ышанычлы саклаучы канатлы горур барсны Россия Федерациясенең чиксез киңлекләрендә генә түгел, ә аннан читтә булган якларда да беләләр һәм хөрмәт итәләр.
Кадерле ватандашлар! Гражданлык бердәмлеге һәм төрле милләттәге, диндәге татарстанлыларның рухи берлеге бүгенге гади булмаган шартларда алга бару өчен ныклы нигез булып тора. Безнең уртак максатыбыз — тыныч һәм бәхетле яшәүгә ирешү, бай тарихи-мәдәни мирасыбызны саклау һәм арттыру, гаилә нигезләрен һәм традицияләрен киләсе буыннарга тапшыру. Тирән ватанпәрвәрлек мәгънәсенә ия булган шушы истәлекле көндә сезгә нык сәламәтлек, игелек, бәхет һәм иминлек телим!» — диелә Фәрит Мөхәммәтшин котлавында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев