Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады
«Күпмилләтле илебезнең миллионлаган халкы өчен триколор төсләре батырлык, бурычка тугрылык, намуслылык, иреккә һәм чәчәк атуга омтылу, дәүләтнең куәтен һәм бөеклеген символлаштыра», — дип белдерде сәясәтче.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне белән котлады.
«Күпмилләтле илебезнең миллионлаган халкы өчен триколор төсләре батырлык, бурычка тугрылык, намуслылык, иреккә һәм чәчәк атуга омтылу, дәүләтнең куәтен һәм бөеклеген символлаштыра», — дип белдерде сәясәтче.
«Герб һәм гимн белән беррәттән, Россия флагы Ватаныбызның изге символы булып тора, аларны хөрмәт итеп, без Россия тарихының данлы сәхифәләренә, аның героик яклаучыларына хөрмәт күрсәтәбез, буыннар алмашынуның нигезләрен ныгытабыз», — дип өстәде ул.
«Без Ватаныбызны тотрыклы һәм чәчәк атучы ил итеп күрергә телибез, һәм Ватанга карата бу ихлас мәхәббәт, аның алга таба үсешенә үз өлешеңне кертергә омтылу төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучыларны берләштерә. Россия Дәүләт флагы көне без барыбыз да уртаклаша, хуплый һәм тормышка ашыра торган принциплар, кыйммәтләр, дәүләт һәм иҗтимагый башлангычлар турында искәртә», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
«Россия Федерациясенең төп көче — тугандаш халыкларның нәкъ менә шушы бердәмлегендә һәм оешканлыгында. Бәйрәм белән!» — дип сүзен төгәлләде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев