Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Этен караусыз урамда йөртүче хуҗалар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим иттеләр

Әлеге инициативаның максаты — гражданнарның гомерен саклау.

Федерация Советының Конституция комитеты башлыгы Андрей Клишас этен караусыз урамга чыгарып йөртүче хуҗалар өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итте. Әлеге инициативаның максаты — гражданнарның гомерен саклау.

«Кешеләрнең гомерен саклау өчен этен караусыз урамга чыгарып йөртүче хуҗаларга җинаять җаваплылыгын да кертергә кирәк дип саныйм», — дип язган ул Телеграм-каналында.

Сәясәтче ассызыклаганча, хайванның гамәлләре өчен кешеләр җаваплы. Этләрне караусыз урамга чыгарып йөрткән өчен җәзаны кырысландырырга кирәк, дип саный ул.

Элегрәк Бурятия башлыгы Алексей Цыденов Телеграм-каналында хакимият этләрне караусыз урамга чыгарып йөрткән өчен җаваплылыкны ничек арттырырга икәнен уйларга планлаштыра, дип язды. Ул постын Джидинский районының Ичетуй авылында булган фаҗигадән соң урнаштырды. Анда этләрне караусыз чыгарып җибәрү аркасында кеше һәлак булды.

Эт хуҗалары хайванының гамәлләре өчен шәхси юридик җаваплылык тота, дип ассызыклады Цыденов.

«Этегез теләсә кайда йөрергә түгел, ә сезнең ишегалдында, бәйдә утырырга тиеш!» — дип өстәде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев