Этегез теркәү уздымы?
Түбән Камада этләрне чиплаштыру дәвам итә. Узган елда мәгълүмати базага мең ярымнан артык дүртаяклы дусны теркәгәннәр. Шунысы мөһим: әлеге процедураны узмаган өчен хәзерге вакытта эт хуҗасына штраф яный.
Этләрне теркәргә мәҗбүр итүче закон үз көченә 2025 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Чиплаштыру, беренчедән, йорт хайваннары хуҗаларының җаваплылыгын арттыра, икенчедән, эт югалган очракта, аны табарга ярдәм итә.
Әлбәттә, бу карар хуҗасыз калган маэмайларның санын киметүне дә максат итеп куя. Чөнки шул рәвешле бу әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген дә тәэмин итәчәк.
Хайван тиресе эченә чип кертүне этләр җиңел кичерә, процедура авыртуларсыз уза, ди белгечләр. Теркәлгән дүрт аяклы дуслар турындагы мәгълүмат гомуми базага кертелеп бара. Этнең чиплаштырганмы, юкмы икәнлеген махсус прибор белән тикшерәләр.
Ул һәр теркәлгән хайванның шәхси номерын күрсәтә. Анда хуҗасының исеме, телефоны, маэмайның кушаматы, алар яшәгән адрес турында мәгълүмат бар. Эт югалган очракта, шул рәвешле аның асраучысына хәбәр итү мөмкинлеге булачак.
Этләрне асрауга карата таләпләрне бозучыларга хәзер штрафлар кертелде.
«Беренче тапкырга эт хуҗасына кисәтү генә ясалса, икенче тапкыр 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр штраф салына. Аннан соң этләре теркәү узмаса, штраф күләме 5 мең булачак», – дип искәртә Түбән Кама районы баш ветеринария табибы Илназ Әһлиуллин.
Чиплаштыру бәясе – 300 сум. Аны шәхси ветеринария клиникаларында да ясатырга була. Ләкин бары тик дәүләт ветеринария берләшмәләре генә, системада теркәп, мәгълүматны гомуми базага кертә ала.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев