Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре февраль аенда күпмегә артачагы билгеле булды

Закон проектын 411 депутат барысы бертавыштан хуплады.

Вице-премьер Татьяна Голикова Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясады. Биредә кичә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

«Без үзебез өчен уртача, ассызыклап әйтәм, минималь арту 1,3 мең сумны тәшкил итәргә тиеш, дип билгеләдек», — диде Голикова, инфляция үсеше буенча индексацияләү күләме турындагы сорауга җавап биреп.

Закон проектын 411 депутат барысы бертавыштан хуплады. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, проектны икенче һәм, бәлки, өченче укылышта карау бүген, 26 июньдә узачак.

Эшләүче гражданнарның пенсияләрен индексацияләү Россиядә 2016 елда туктатылды. Әлеге механизмны яңадан кайтару турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин 7 июньдә Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында игълан итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев