Эшләүче пенсионерларга пенсияне яңадан исәпләү турында закон проекты тәкъдим ителәчәк
Пенсияләр ел саен 1 августта яңадан исәпләнә.
Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне яңадан исәпләү турында закон проектын Дәүләт Думасына кертәчәкләр. Проектта индивидуаль пенсия коэффициентының максималь күрсәткечен 10 баллга кадәр күтәрү тәкъдим ителә. Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов бу инициатива турында хәбәр итте.
Пенсияләр ел саен 1 августта яңадан исәпләнә, әмма эшләүче пенсионерлар өчен максималь балл саны — өч, ә эшләүче гражданнар өчен — ун. 2024 елда индексация түләүләрне 399 сум 15 тиенгә генә арттырган. Нилов эшләүче пенсионерлар өчен максималь баллар суммасын унга кадәр арттыруны тәкъдим итте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев