Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Энергетика министрлыгы электр энергиясе өчен түләүнең яңа тәртибен кертергә ниятли

Закон проектының максаты челтәрләр төзелешен оптимальләштерү һәм электрга бәяләр артуын тоткарлаудан гыйбарәт.

Россия Энергетика министрлыгы электр өчен исәп-хисап ясауның яңа тәртибен эшли. Тәкъдимнең шул хактагы проекты норматив-хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Тоташтырылган челтәрләрнең куәте 670 киловаттан да ким булмаган яңа кулланучылар өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте өчен түләүне чынлыктагы куәт буенча түгел, ә максималь белдерелгәне буенча башкарырга тәкъдим итәләр. Бу схема «take-por-pay» дип атала.

Энергетика министрлыгында аңлатуларынча, закон проектының максаты челтәрләр төзелешен оптимальләштерү һәм электрга бәяләр артуын тоткарлаудан гыйбарәт. Түләүнең яңа тәртибе энергетика компанияләренә планлаштыруны нәтиҗәлерәк башкарырга һәм инфраструктураны үстерүгә инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирер дип көтелә.

Хәзерге вакытта электр энергиясен тапшыру хезмәтләре чынлыкта күпме кулланудан чыгып түләнә. Әмма челтәр компаниясе куәтләрне технологик тоташтыру вакытында аны кулланучылар белдергән күләмдә тотарга тиеш. Резервланган, ләкин ихтыяҗ булмаган куәтләрне тоту чыгымнарын төбәктәге башка кулланучыларга йөклиләр, шуның аркасында тарифлар да арта, диелә аңлатма язуында. Яңа кулланучылар өчен каралган механизм 1 июльдән соң эшли башлар дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев