Эльмира Зарипова: Хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү — төп бурычыбыз
Эльмира Зарипова шулай ук министрлык алдына куелган максатларны билгеләп узды.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы алдыннан республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен оештырылган ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Бүген безнең төп бурычларыбызның берсе — махсус хәрби операциядән кайтучыларны эш белән тәэмин итү. Аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү. Бүген хәрби операциядән кайткан 79% хәрбиләр эшли. Без аларга үз эшләрен ачуда ярдәм күрсәтәбез, яңа һөнәрләргә өйрәтәбез, белем бирәбез. Хәрби операциядә катнашучыларга үз эшен ачарга теләүчеләргә 145 мең сум субсидия бирелә», — диде ул.
Эльмира Зарипова шулай ук министрлык алдына куелган максатларны билгеләп узды.
«Татарстан Рәисе юлламасы — барыбыз өчен дә нәтиҗәләрне барлау һәм киләчәккә максатлар кую көне. Безнең өчен төп максат — ул Республикабызда тормыш сыйфатын үстерү. Иҗтимагый яктан безнең республика бик күп күрсәткечләр буенча алда. Беренчедән, хезмәт базарында эшләүчеләр саны һәр ел арта. Яңа эш урыннары булдырыла, хезмәт хаклары үсә. Башка республикалар белән чагыштырганда — 62 процент. Татарстанлылар эшли, бу — зур күрсәткеч. Узган 5 ел белән чагыштырганда, эшләүчеләр саны 82 меңгә артты», — диде министр.
Ул бүген Республикада 3 проценттан арттык халык кына минималь хезмәт хакы алуын искәртте.
«Мохтаҗлык түбәнлеге шулай ук тормыш сыйфаты турында сөйли. Республикада 3 проценттан арттык халык кына минималь хезмәт хакы ала. Барлык өлкәләрдә ярдәм күрсәтелә, инвалид балаларны тәрбияләүче, күп балалы гаиләләргә, өлкәннәребезгә зур игътибар бирелә. Бүгенге юлламада без республикада тормыш сыйфатын үстерү өчен кирәкле максатларны ишетербез дип ышанам», — диде ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев