Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эльмира Зарипова: Татарстанда уртача хезмәт хакы 56 000 сумнан артып китә

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, елның 4 ае нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 9 процентка арткан.

Татарстанда уртача хезмәт хакы 56,1 мең сум тәшкил итә. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бу узган елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда 15,6 процентка артыграк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай дип белдерде. Бу хакта «РБК» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Бүгенге көндә республикада уртача хезмәт хакы — 56,1 мең сум. Әлбәттә, дифференциация, ягъни югары хезмәт хакы түләнә торган файдалы казылмалар чыгару, нефть химиясе, эшкәртү сәнәгате кебек тармаклар бар. Бүген тармаклар буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакының артуы күзәтелә», — диде Зарипова.

2023 елның гыйнварында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры төбәктә уртача хезмәт хакы 50 287 сум тәшкил итә, дип белдергән иде. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, елның 4 ае нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 9 процентка арткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев