Ел нәтиҗәләре, алга куелган бурычлар...
Ел ахырына якынлашканда Рамил Муллин республика һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, йомгаклау матбугат конференциясе уздырды.
Инде күркәм традициягә әйләнгән конференциянең максаты — гадәттәгечә, ел дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясау һәм, әлбәттә, якынлашып килүче киләсе елга кайбер планнарны да барлау иде.
Рамил Хәмзә улы шәһәрдәге һәм райондагы хәзерге вәзгыять турында җентекле мәгълүмат бирде, сәнәгать тармагына, шәһәр тормышына, кешеләрнең көнкүрешенә, социаль өлкәгә аерым тукталды.
Бүген Түбән Кама районы җитештергән товарлар күләме буенча Татарстанда икенче урында тора икән. Тулаем эчке продуктның 62,9 проценты сәнәгать предприятиеләренә туры килә. Район башлыгы сүзләренчә, бу күрсәткеч Казан һәм Чаллы шәһәрләре белән чагыштырганда югары.
Эре сәнәгать предприятиеләренең җитештерүне киңәйтү һәм модернизацияләү буенча инвестиция проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Быелгы шәһәр бюджеты 10 млрд сумнан артык булган. Якынча шундый ук күләмдәге акча Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы бюджетларыннан һәм бизнес-инвестицияләр ярдәмендә инфраструктура предметларына салынган. Икътисадның тулаем алганда тотрыклы булуы, күп кенә социаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек биргән.
Шәһәр башлыгы төзелеш тармагына тукталып, быел Түбән Камада торак төзелеше планы арттырып үтәлүе, 69,6 мең кв. метр мәйданда торак файдалануга тапшырылуы турында әйтте. Төзелеш проектларын Түбән Камада гамәлгә ашырырга теләк белдерүчеләр дә бар икән. Әйтик, Казаннан 88 нче СМУ төзелешкә рөхсәт алган һәм киләсе ел башында Менделеев һәм Химиклар проспекты киселешендә премиум-класслы торак комплексы проектын гамәлгә ашыра башлаячак. Моннан тыш, ДОМКОР, «Евростиль» һ.б. компанияләрнең үз проектларын дәвам итә.
Социаль объектларны төзү һәм ремонтлау эшләре дә киң колач белән бара. Быел Түбән Камада һәм районда 4,3 млрд сумлык социаль объектлар төзекләндерелгән яки төзелгән. НХТИның төп корпусы, педагогика көллияте, 35 нче лицей, 6 нчы һәм 11 нче мәктәпләр, балалар экология-биология үзәге һәм 43 нче балалар бакчасы ремонтланган.
Сәламәтлек саклау тармагы буенча исә Ширәмәттә хастаханә, Кама Аланында поликлиника, Түбән Камада балалар район хастаханәсенең төп корпусы һ.б. биналар ремонтланган. Болардан тыш, шәһәрдә яңа балалар поликлиникасы, ә авылларда берничә фельдшер-акушерлык пункты төзеп тапшырылган.
Түбән Камада һәм районда юл челтәрен ремонтлауга һәм яңартуга, тротуарлар, велосипед юллары булдыруга, яктырту һәм яшелләндерү белән урамнарны модернизацияләүгә аеруча игътибар бирелә. Быел шул эшләр өчен төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 1,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Шуның нәтиҗәсе буларак Менделеев, Сөембикә, Корабельная, Гагарин, Спорт урамнары һәм Тынычлык проспекты зур үзгәрешләр кичерде.
Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы юл төзелеше дә түбәнкамалыларга зур мөмкинлекләр ача: киләчәктә Тынычлык проспектындагы юлны федераль юлга кадәр дәвам итәргә мөмкин булачак.
Коммуналь-инженерлык челтәрләренең тузган торбаларын алыштыру шәһәр өчен иң зур проблемаларның берсе иде. Ниһаять бу эш урыныннан кузгалган: «Татэнерго» һәм республика җитәкчелеге ярдәме белән 13,5 километр озынлыкта җылылык белән тәэмин итү челтәре һәм 5 километр кайнар су торбалары алыштырылган. Яңарту эшләре киләчәктә дә дәвам итәчәк...
Ике сәгать дәвам иткән чарада Рамил Хәмзә улы шәһәр тормышының бик күп тармагына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде, аларга карата үз фикерен белдерде.
Конференция ахырында муниципаль район башлыгы журналистларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев