Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ел башыннан Түбән Камада диспансеризация вакытында 3 меңгә якын авыру ачыкланган

Түбәнкамалыларны сәламәтлек торышын бәяләү һәм җитди авыруларны иртә стадияләрдә ачыклау өчен диспансеризация узарга чакыралар.

Медицина тикшерүен узу өчен түләүле ял көне бирелә.

Диспансеризацияне яшәү урыны буенча поликлиникаларда узарга мөмкин. Телефоннан яки «Госуслуги» аша язылырга була. Моннан тыш, предприятиеләрдә күчмә бригадалар эшли.

Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар өчен өч елга бер тапкыр үткәрелә. 40 яшьтән соң диспансеризацияне ел саен узарга кирәк.

«Узган җиде айда диспансеризация үткәннәрнең 60 процентының сәламәтлекләрендә тайпылышлар бар һәм алар өстәмә тикшерүгә һәм консультацияләргә җибәрелгән. Бүгенгә 2 854 авыру ачыкланган һәм расланган. Нигездә, бу кан әйләнеше системасы һәм ашкайнату тракты авырулары. 18 яшьтән өлкәнрәк 112 меңнән артык кеше ел ахырына кадәр тикшерү узарга һәм сәламәтлекне саклау буенча тәкъдимнәр алырга тиеш», — диде НМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Зилә Хисмәтова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев