Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ел башыннан Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 17 меңнән артык өлкән яшьтәге авыл кешесе диспансеризация үткән

Бу «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» федераль проекты гамәлгә ашырыла, ул авыл җирлекләрендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне диспансеризация үтү өчен алып килүне күздә тота.

Ел башыннан шулай итеп 65 яшьтән өлкәнрәк 17,3 мең пенсионер тикшерү узган, дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт министрлыгында.

Махсус транспортка утырыр алдыннан өлкән яшьтәге кешеләрнең кан басымын үлчиләр, ә хастаханәгә килгәч, аны медицина хезмәткәрләре каршы ала. Процессны фельдшерлар социаль хезмәткәрләр белән бергә оештыра.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев