Экспонатларда — халык тарихы
Нариман авылы музее тарихи экспонатлар белән көннән көн тулылана бара.
Әле күптән түгел генә Светлана Федорова гаиләләренең берничә буыны үскән гаилә раритеты — бишек тапшырды.
Бишекнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа, аны кем тарафыннан һәм кайчан уйлап табылганы билгеле түгел. Шунысы мөһим — бишекләр халык мәдәниятенең мөһим бер өлеше, чөнки аның белән бик күп ышанулар, хорафатлар, юрамалар бәйләнгән. Бүгенге көнгә бишеккә бәйле күпме халык авыз иҗаты — җырлар, юаткычлар сакланып килгән. Анда сабый бала тынычлап йоклаган. Бишекне очраклы гына югарырак куймаганнар, бу сабыйны салкыннан һәм үтәли җилдән саклау өчен кирәк. Ишек астыннан җил өрмәгән, мичтән чыккан җылы һава өскә күтәрелеп аны җылыткан. Бишекне бау белән озын түшәм өрлегеннән чыгып торган боҗрага беркеткәннәр. Балалар анда якынча ике яшькә кадәр, ягъни аналары имезү чорында яки икенче сабый туганчы йоклаганнар.
Светлана Галиуллина музейга матур, чигүле сөлгеләр тапшырган. Аларны чиккән әбиләрнең кул җылысы әле дә саклана кебек. Иске әйберләрне ташламыйча музейларга алып килсәгез, алар киләчәк буынга үткәнне сөйләүче тарих булачак. Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев