Экспертлар җиләк-җимешнең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык срогы буенча сорауларга җавап бирәчәк
Түбәнкамалылар сорауларын 31 июльдән 11 августка кадәр бирә алачак.
«Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Түбән Кама филиалы җиләк-җимешнең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык срогы буенча «кайнар линия» үткәрәчәк. Бу турыда Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түбәнкамалылар сорауларын 31 июльдән 11 августка кадәр бирә алачак.
Консультацияне 8 (8555) 41-54-55 телефоны буенча алырга мөмкин (08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев