Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Эксперт Түбән Кама районында аюлар барлыкка килү ихтималын бәяләде

Түбән Кама чатларында Кама Аланыннан ерак түгел юлда күргән аюларның нейрочелтәрләр белән генерацияләнгән фотосы таратыла.

Түбән Кама районында әлегә аюлар теркәлмәгән, әмма аларның киләчәктә барлыкка килүе ихтимал, дип хәбәр итте ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.

Түбән Кама чатларында Кама Аланыннан ерак түгел юлда күргән аюларның нейрочелтәрләр белән генерацияләнгән фотосы таратыла. Эдуард Иванов сөйләгәнчә, бу рәсемне аңа да җибәргәннәр.

«Татарстанда аюлар бар, әмма безнең Түбән Кама районында алар әлегә теркәлмәгән, күренмәгән. Гәрчә күрше Алабуга, Менделеевск, Мамадыш районнарында аюлар бар, яши, кышлый, үрчи. Шуңа күрә якын киләчәктә, кем әйтмешли, бәлки, бездә дә аюлар барлыкка килер. Бу очракны да кире какмыйм. Менә быел Сарманга аю Башкортостан ягыннан килгән. Шуңа күрә аю барлыкка килү мөмкинлеген дә кире какмыйм», — дип аңлатты биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Эдуард Иванов.

Фото нейрочелтәр тарафыннан ясалган 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев