Эксперт Поздняков беркайчан эшләмәгән кешеләр дә пенсия алачак, дип белдерде
2025 елның 1 апреленнән картлык буенча социаль пенсиянең база күләме 8824,08 сум тәшкил итә, әмма чынлыкта пенсионер конкрет төбәктә билгеләнгән сумманы ала.
Һәр россиялегә картлык буенча пенсия каралган, шуңа күрә гражданин хәтта беркайчан эшләмәсә дә, пенсиясез калмаячак. Россия сыйфат системасының кулланучылар хокукларын яклау департаменты директоры Игорь Поздняков шулай дип белдерде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.
Хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары җитәрлек булган очракта билгеләнә торган гадәти иминият пенсиясе белән чагыштырганда социаль пенсиянең күләме кечерәк һәм ул соңрак билгеләнә.
2025 елның 1 апреленнән картлык буенча социаль пенсиянең база күләме 8824,08 сум тәшкил итә, әмма чынлыкта пенсионер конкрет төбәктә билгеләнгән сумманы ала.
Поздняков искәрткәнчә, социаль пенсиягә хокук гадәти иминият пенсиясеннән биш елга соңрак барлыкка килә: 2028 елдан социаль пенсиягә чыгу яше ир-атлар өчен — 70, хатын-кызлар өчен 65 яшь тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта күчеш чоры гамәлдә, 2026 елда 69 һәм 64 яшьтән билгеләнә.
Картлык буенча социаль пенсия алу өчен Россия Социаль фондына территориаль орган, күпфункцияле үзәк яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша тиешле гариза тапшырырга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев