Эксперт февральдә балалы гаиләләр өчен түләүләр арту турында сөйләде
Шулай ук ана (гаилә) капиталын индексацияләячәкләр.
Февральдә балалы гаиләләр өчен каралган берничә түләү артачак, дип сөйләде «Российская газета» га РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Петр Щербаченко.
Шундый түләүләрнең берсе — бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие. 2025 елның 1 февраленнән аның күләме 26,4 мең сумны тәшкил итәчәк. 2025 елның 31 гыйнварына кадәр пособие 24 604 сум 30 тиен күләмендә түләнә. Ике яки аннан да күбрәк бала туган очракта, пособие һәр бала өчен каралган, дип искәртте эксперт.
Шулай ук ана (гаилә) капиталын индексацияләячәкләр. Ул 7,3 процентка артачак һәм беренче бала өчен 676 мең сумны тәшкил итәчәк. Икенче бала тугач, элек ана капиталы акчалары тотылмаган очракта, түләү 894 мең сумга кадәр арта.
Киләсе айдан шулай ук эшләүче хатын-кызларга 1,5 яшькә кадәр бала карау өчен түләнә торган айлык пособиенең максималь күләме арта. Түләүне 68 995 сумга кадәр арттыралар. 2024 елның 1 февраленнән 2025 елның 31 гыйнварына кадәр аның күләме аена 49 123 сумны тәшкил итә .
Моңарчы вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә күп балалы гаиләләр саны биш елда 27 процентка диярлек артты, дип белдерде. Бүгенге көндә илдә 2,5 миллионга якын күп балалы гаилә бар. Барлыгы исә Россиядә 24,5 миллион гаиләдә 30 миллион бала тәрбияләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев