Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эксперт автомобиль аптечкасының яңа составы турында кисәтте

Яңарту агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керә.

Сәламәтлек саклау министрлыгының автомобильчеләр аптечка составы буенча үзгәрешләре 2024 елның 1 сентябреннән үз көченә керә, хәзер аңа медицина битлеге һәм перчатка, йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланыла торган битлек, жгут, бинт, лейкопластырь, коткару юрганы, кайчы керәчәк. Бу хакта РИА Новостига «Деломант Групп» юридик компаниясенә нигез салучы, эксперт Таисия Вепренцева сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобиль аптечкасын комплектацияләүгә таләпләрне яңарткан иде, алар агымдагы елның 1 сентябреннән үз көченә керә. Иске аптечкаларны срогы чыкканчыга кадәр кулланырга мөмкин була, әмма 2027 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча.

Вепренцева сүзләренчә, аптечканың яңа составына медицина битлеге һәм перчатка, йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланыла торган битлек («авызга авыз» җайланмасы), кан туктату өчен жгут, бинт, лейкопластырь, коткару одеялы, бәйләү өчен бер-ике кайчы һәм хирургия кайчысы керәчәк.

«Узган елның сентябрендә автомобиль аптечкаларын һәм янгын сүндергечне техник карау узу өчен мәҗбүри исемлектән алдылар», — дип искә төшерде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев